20 гыйнварда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә.
Алдагы ике көн дәвамында фондкультурныхинициатив.рф сайтының мәгълүмати системасы аша дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр үзләренең иҗади проектларын тапшыра ала.
Гаризалар сигез тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш: «Иҗат итүчеләр милләте», «Бөек рус сүзе», «Мин горурланам», «Көч урыны», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Ил тарихы: җиңүләр. Гасырлар», «Күпмилләтле халык».
Гариза бирүчеләргә ярдәм итү максатыннан Фондның рәсми сайтында конкурста катнашу өчен кирәкле барлык документлар урнаштырылган: нигезләмә, методик тәкъдимнәр, шул исәптән бюджет планлаштыру өлешендә, эксперт бәяләвенең һәр критерие тасвирланган подкастлар һәм системада проектларны рәсмиләштерүнең дөреслеген тикшерү чек-листы. Гариза җибәрер алдыннан барлык катнашучыларга да «Укыту» бүлегендә материалларны өйрәнергә киңәш ителә.
Моннан тыш, контакт үзәге эшли, аның белгечләре сорауларга тиз арада җавап табарга ярдәм итә: 8 (495) 150-50-15.
1 ноябрьдә гаризалар кабул итүне ачкан Президент мәдәни инициативалар фонды грант конкурсының гомуми фонды – 4 млрд сум. Бу акчалар җәмгыять һәм иҗади өлкәләрне үстерү өчен иң креатив һәм әһәмиятле проектлар авторлары арасында бүленәчәк. 2022 елда барлыгы ике грант конкурсы узачак.