15 гыйнвар көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрына баруны оештырды. «Кияүле кызлар кияве» спектаклен 24 гаилә карады.
Театраль тамаша тамашачыларга уңай эмоцияләр бирде, күпләрне уйланырга һәм үз-үзенә игътибар итергә мәҗбүр итте. Спектакльдән соң социаль хезмәт алучылар нәтиҗә ясадылар: кеше кайчагында үз гамәлләре белән кемгәдер уңайсызлык китерергә мөмкин дип уйламый да. Алар гаиләдә бер-берсе белән киңәшләшкәннән соң гына карар кабул итәргә кирәклеген аңладылар.
Мондый чаралар мәдәнияткә тарта, гаиләдә һәр әгъзасының әһәмиятен һәм ролен аңларга ярдәм итә.