2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакыт карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аларның кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.
2021 елның 15 июненнән республикада озак вакыт карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган, аңа карау буенча хезмәт күрсәтү керә. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм ешлыгы чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.
Озак вакыт карау системасының тагын бер мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү.
2020 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. 2020 елда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 5 бүлек эшләсә, 2021 елда 14 бүлек, 36 төркем исәпләнә иде.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында да каралган.
2022 елның 13 гыйнварына республиканың медицина оешмаларына 946 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 235 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.