Зәй муниципаль районында кирәкле ярдәм алу, тормыш сыйфатын күтәрү, гаилә иминсезлеген кисәтү һәм булдырмау, гаиләне бала өчен саклау максаты белән балалы гаиләләрне социаль озата бару технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чаралар шәһәрнең социаль участокларында ведомствоара дәрәҗәдә оештырыла. Әйтик, 17 гыйнварда «Космос» киноучреждениесе традицион рәвештә кунакларны үзенә чакырды. Чарада «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучылар катнашты.
Очрашу барышында тулы метражлы «Дөнья чемпионы» фильмы күрсәтелде. Бу 1978 елгы шахмат буенча дөнья чемпионы исеме өчен матч турында сөйли торган картина. Фильмны карау алдыннан балалар һәм ата-аналар алдында физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече М.И. Расторгуева чыгыш ясады. Ул Зәй районында мәдәни-ял эшчәнлеген оештыру кысаларында барлыкка килә торган мөмкинлекләр, спорт объектлары, секцияләр һәм түгәрәкләр турында сөйләде, шулай ук барлык теләүчеләрне дәресләргә чакырды.
Фильм зур кызыксыну уятты. Балалар чын күңелдән төп геройларга көч биреп торды, ә кайберләре шахмат клубына язылырга булды.