Россиядә ел саен дистәләрчә мең граждан югала, шул исәптән җәмәгать урыннарында да. Еш кына адашкан кешеләр нәрсә эшләргә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белми. Бу проблеманы хәл итү өчен югалган кешеләрне эзләү үзәге һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды «Куркынычсызлык утравы» социаль проектын башлап җибәрделәр.
Инициатива кысаларында Россия шәһәрләрендә кызгылт-сары геолокацион пин рәвешендә үзенчәлекле билге белән җиһазландырылган махсус зоналар булдырыла.
Ак Барс Банк социаль проектны хуплады. Проектта банкның 35 офисы катнаша, шул исәптән Татарстан Республикасының 8 шәһәре:
.jpg)
Банк хезмәткәрләре дезориентлашу һәм кешеләр югалу белән бәйле ситуацияләрдә җавап бирү алгоритмнарын белә. Әгәр Ак Барс банк офисына югалган кеше керсә, хезмәткәр югалган кешеләрне эзләү үзәге белгече белән элемтәгә керәчәк. Социаль проект кысаларында катнашучы оешма хезмәткәрләре кешене өйгә кайтару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкләр. Шул ук вакытта туганнары һәм полиция килеп җиткәнче югалган кеше җылы һәм куркынычсыз бинада булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика халкыннан үз балаларына һәм өлкән туганнарына «Куркынычсызлык утраулары» турында сөйләвен, катлаулы хәл булган очракта аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын аңлатуны сорый.