Министр Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районында халык җыеннарында катнашты

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

Ведомство башлыгы Югары Ырга һәм Корноухово авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнашты. Авыл җирлекләре администрацияләре вәкилләренең докладлары 2021 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Шулай ук Э.А. Зарипова гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International