Синең тормышың – синең җаваплылыгың: «Исток-Башлангыч» үзәгендә профилактик дәрес үткәрделәр

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова социаль хезмәт алучылар белән «Синең тормышың – синең җаваплылыгың» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Дәреснең максаты – гражданнарга ВИЧ-йогышы таралу проблемалары турында мәгълүмат бирү, үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен һәм үз сәламәтлегеңә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру.

Очрашу барышында ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау нәтиҗәләре, ысуллары турында фикер алыштылар, йогышны тарату юллары һәм саклану чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук мәгълүмати сәгатьтә катнашучыларга тематик видеофильм күрсәтелде.

Барлык катнашучылар да ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча таратылган мәгълүмати материал алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International