Менделеевск районында өлкән яшьтәге кешеләргә җинаятьчеләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Стоп! Җинаятьчеләр!» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. Чара социаль хезмәтләр алучыларны җинаятьчелек төрләре белән таныштыруга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата хокукка каршы гамәлләр булдырмауга юнәлдерелгән.

Әңгәмә барышында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарны нинди ысуллар белән алдарга мөмкин, банк карталарыннан акчаларны ничек урларга мөмкинлек турында сөйләделәр. Шулай ук өлкәннәр өйләргә барып, төрле хезмәтләр алдап тәкъдим итә торган кешеләрне ничек танып белергә кирәклеген белделәр.

Соңыннан мәгълүмат сәгатендә катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International