«Наз» үзәге сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен пропагандалый

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнвар көнне Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләрне наркотик матдәләр һәм аларның кеше организмына зыяны турында мәгълүмат белән таныштыру максатыннан «Мин дөрес сайлау ясыйм» дигән дәрес үткәрде.

Арча аграр һөнәр көллиятенең 2 нче филиалында белем алучы 13 укучы әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте һәм наркотик куллануның сәламәтлеккә нинди зыян китерүе турында белделәр. Психолог белән бергә яшүсмерләр наркомания турында кайбер мифларны кире кактылар, наркотикларга төгәл «юк» әйтергә өйрәнделәр һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген бертавыштан белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International