Бүген, 24 гыйнвар көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес узды. Мондый чаралар карамактагыларның сәламәтлеген һәм яхшы кәефен сакларга мөмкинлек бирә.
Өлкән яшьтәгеләрдә төрле авырулар барлыкка килә, аларны даими физик шөгыльләр белән генә булдырмый калырга мөмкин. Атна саен интернат-йорт карамагындагылар палаталы шәфкать туташы белән бергә учреждение территориясендә скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр. Физик активлык нәтиҗәсендә бөтен мускул корсетын ныгыту, нормаль кан әйләнешен торгызу, дөрес осанка формалаштыру күзәтелә.