«Ышаныч» үзәге белгечләре гражданнар белән мәгълүмати очрашу оештырдылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре пансионатларда ял итүче хезмәт ветераннары өчен мәгълүмати очрашу уздырганнар.

Пенсия яшендәге гражданнарга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, гарантияләнгән социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләделәр.

Озак вакытлы карау системасы кысаларында бүлекнең төп бурычларыннан берсе – озак вакытлы карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау. Шуңа бәйле рәвештә ял итүчеләрнең игътибары системаның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан кешеләрне колачлавына басым ясалды.

Мәгълүмати өлештән соң очрашуда катнашучылар тормыш эшчәнлеге чикле булган, чит кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәр турында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Һәр сорау буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Григорьева аңлатмалар бирде һәм мохтаҗ гражданнарга комплекслы социаль-медицина ярдәме күрсәтү тәҗрибәсеннән конкрет мисаллар китерде.

Шулай ук, фикер алышу өчен Татарстан Республикасында «Өлкән кешене гаиләгә кабул итү» проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирелде.

Даими мәгълүмати очрашулар – социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре эшчәнлеге турында белү өчен яхшы мөмкинлек. Бу бигрәк тә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ кешеләр өчен файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International