«Веста» үзәгендә балигъ булмаганнар өчен профилактик дәрес оештырганнар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 20 гыйнварда «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан «Яшьләр субкультуралары» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара яшүсмерләрнең социаль куркыныч мохиткә тартылуына каршы торган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләренең тотышына җаваплылык тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Дәрес катнашучыларны таныштыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләреннән башланды. Алар киләчәкләрен ничек күз алдына китерүләре һәм киләчәктә нинди юл белән барырга планлаштырулары турында сөйләделәр. Аннары белгеч катнашучыларга яшьләрнең шәхескә тискәре йогынты ясый торган кайбер субкультуралары турында сөйләде. Балалар экстремистик юнәлештәге субкультуралар турында ишеттеләр.

Шулай ук дәрестә катнашучылар Түбән Кама шәһәредә конструктив яшьләр берләшмәләре барлыгы турында да белделәр, аларның максаты – кеше шәхесен җимерү түгел, ә югары идеалларны тәрбияләү һәм торгызу. Аларга «Аметист» яшүсмерләр-яшьләр клубы, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Түбән Кама шәһәренең Шаяннар һәм тапкырлар клубы» яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча Түбән Кама яшьләр формалаштыру үзәге һ.б. керә. Югарыда санап үтелгән оешмаларның теге яки бу оешмасында торучы балалар үз оешмалары һәм алар катнаша торган чаралар турында сөйләделәр.

Соңгы этапта балалар субкультураларның төрләренә карата үз карашларын белдерделәр һәм көчле кеше генә биеклекләрне яулый һәм уңышлы кеше була дигән нәтиҗә ясадылар.

Әлеге чарада тугыз балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International