Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәр һәм район эш бирүчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада мәшгульлек хезмәте белән 2022 елда гамәлгә ашырыла торган программалар буенча хезмәттәшлек итү формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова семинарда катнашучыларга Яшел Үзән районындагы хезмәт базарындагы вәзгыять, «Россиядә эш» порталын куллану мөмкинлекләре, персоналны сайлап алу өлешендә хезмәттәшлек формалары, балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эшләр оештыру, социаль контракт кысаларында эшкә урнашуга бәйле рәвештә аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Шулай ук инвалидларны квотацияләнүче эш урыннарына эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә кузгатылды.
Төп игътибар эш бирүчеләрнең юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга дәүләт ярдәме программасында эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруда катнашуына бирелде.