Кар яву һәм кар көртләре барлыкка килү сәбәпле Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре «Кар десанты» дигән акция оештырганнар. Акция кысаларында Буа ветеринария техникумы студентлары арасыннан «Игелек» отряды волонтерлары ялгыз яшәүче, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы пенсионер ханымга ярдәм иттеләр.
Балалар көрәкләр белән коралланып юлларны һәм йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Хәзер өлкән кеше проблемасыз урамга чыга ала.
Акция изге гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисен ныгытуга юнәлтелгән иде. Волонтерларның ярдәме өлкәннәрнең кәефен һәрвакыт яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, көч бирә. Моннан тыш, мондый акцияләр өлкән буын гражданнарына карата мәрхәмәтлек, хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.