Зәй укучылары чаңгы узышында катнашты

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнвар көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүче балалар өчен Башкарма комитет җитәкчесе Эмил Галиев инициативасы белән «Чаңгы чакыра» дигән чара үткәрелде.

«Шатлык» үзәге һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре балалар өчен бик күп сюрпризлар әзерләгәннәр: чаңгыда һәм кар чаналарында шуу, Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбенә экскурсия.

Чаңгычы киемен киеп, балалар үзләрен чын чаңгычылар-узышчылар итеп тойдылар. Старт алдыннан барысы да чаңгыда йөрү күнекмәләре турында мәгълүмат тыңладылар, ә аннары теорияне практикада тренер-укытучы ярдәмендә ныгыттылар.

Бу заездда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады, һәркем бер-берсенә ярдәм итте, дәртләндерде. Финишта катнашучыларны пирожкалар белән кайнар чәй көтә иде.

Кар чанасында шуу балалар өчен тагын да эмоциональ булды. Алга таба акциядә катнашучылар спорт мәктәбе бинасына күчтеләр, анда аларны районда чаңгы спорты үсеше тарихы, укыту шартлары, мәктәпнең тренерлар составы һ.б. белән таныштырдылар.

Саф һавада актив һәм танып-белү ялы балалар күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International