Эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотага туры китереп, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Шулай, 2021 елның октябрендә «Пегас Казань» ҖЧҖ эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм җитәкче ярдәмчесе, менеджер һәм маркетолог вакантлы вазифалары турында мәгълүмат бирүне тәэмин итмәгән.
13 гыйнварда Казан шәһәре Совет районы 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Пегас Казань» ҖЧҖне Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясы нигезендә хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар итте.