«Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен мәгълүмат сәгате оештырдылар

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Яшүсмерләр арасында ВИЧ-инфекциянең таралуын кисәтү максатыннан 28 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Татьяна Гильманова мәктәп яшендәге балалар белән тематик сәгать үткәрде.

Дәрес башында балалар ВИЧ йоктыру юллары, үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм йогышны булдырмау мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Аннары балаларга китаплар, брошюралар, белешмәлекләр өләшенде. Тарату материалыннан файдаланып, катнашучылар СПИД / ВИЧ турында иң киң таралган сорауларга җавап бирә алдылар. Балалар бердәм фикергә килделәр: СПИДка каршы көрәш олылар һәм балаларның уртак тырышлыгы белән үткәрелергә тиеш. Һәркем үзенең киләчәге турында уйланырга, яшүсмер чагында ук бу афәттән читтә булырга тырышырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International