«Шәфкать» үзәге психологы тернәкләнүчеләрнең ата-аналарына кыйммәтле киңәшләр бирде

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Д.Х. Йосыпова тернәкләндерү курсы узучы балаларның ата-аналары өчен консультация үткәрде.

Үсеш үзенчәлекләре булган балага мондый бала әйләнә-тирә дөньяны танып белсен өчен өлкәннәр ягыннан махсус шартлар һәм ярдәм кирәк. Әгәр баланың мотивация белән проблемалары бар икән, вак моторика, киңлектә ориентация, күрү-мотор координациясе бозылган икән, рәсем ясау процессы аның өчен тискәре эмоцияләр тудыра торган авыр шөгыльгә әверелә. Консультация барышында ата-аналар бала белән бергә эшләү барышында теоретик һәм практик күнекмәләр белән дә таныштылар.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларның якыннары белән тыгыз аралашуының мөһимлеген билгеләп үтәләр, чөнки алар күп вакытны өйдә уздыра, һәм ата-ананың эмоциональ ярдәме бала өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International