Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында белгеч «Карау һәм тернәклендерү» технологиясе буенча индивидуаль дәрес уздырды. Ул кулларның вак моторикасын үстерүгә һәм үзмассаж элементларын үзләштерүгә багышланган иде.
Башта белгеч өлкән яшьтә вак моторика белән шөгыльләнергә кирәклеген сөйләде, чөнки олыгайгач, хәтер, күзәтүчәнлек, хәрәкәтне координацияләү, фикерләү, сөйләү һәм игътибар белән бәйле яшь бозулар барлыкка килә. Аннары ул социаль хезмәт алучыларга ярма терапиясен тәкъдим итте. Ярма белән эшләү нәтиҗәсендә бармак очларында булган нокталар массажлана, бу гомуми хәлне яхшырта һәм куллар моторикасын үстерә. Аннан соң белгеч башка технология – камап алу һәм фигураларны бизәү технологиясен кулланды. Ул күрү-хәрәкәт координациясен үстерә, шулай ук кулның вак мускулларын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә.
Чараны оештыручы сүзләренә караганда, өлкән яшьтәгеләрдә моториканы үстерү – ул координацияләү, игътибар һәм хәтерне үстерү ысулы гына түгел, ә уңай эмоцияләр, яхшы кәеф тә.