«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: анадан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» дигән программа буенча дәрес үткәрде. Перинаталь тәрбия методлары турында төркем чарасында сигез хатын-кыз катнашты.
Дәреснең кереш өлеше стресс белән килешү стратегияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Төп өлештә йөклелек чорында бала һәм аналар өчен оптималь үсеш мохите булдыру өстендә эшләделәр, яшь әниләр арт-терапия, әкият һәм музыкотерапия методлары ярдәмендә бала белән психорелаксацион бәйләнеш булдырдылар, балаларга уңай кичерешләрне трансляцияләделәр.
Дәреснең ахыргы этабында алган практик күнекмәләрне һәм белемнәрне бәяләү һәм интерпретацияләү үткәрелде, йөкле хатын-кызның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, киңәшләр формалаштырылды.