Тәрбияләнүчеләрнең хокук бозулар турында белемнәрен тәртипкә салу, хокук бозуларның төрләре һәм алар өчен җәза белән таныштыру максатыннан 29 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина сукбайлыкны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр белән җинаятьләр кылуның мөмкин булган сәбәпләре турында фикер алыштылар, хокук бозуларның нәтиҗәләрен ачыкладылар. Балалар нинди ябык типтагы учреждениеләр булуын белделәр, хокукый мәсьәләләр буенча белем алдылар. Яшүсмерләр бер җинаятьнең дә аларның киләчәк язмышына җитди йогынты ясавын аңлады һәм һәркем әйләнә-тирә мохит басымына каршы торырга тиеш дигән нәтиҗәгә килде.