28 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Чара иҗади сәләтләрне, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылды.
Дәрес башында хезмәт буенча инструктор төрле этапларда кирәк булачак материалларны атады һәм эш барышы белән таныштырды. Аннары катнашучыларга булачак брошка формасын сайларга тәкъдим ителде. Катнашучылар күбәләк, агач яфрагы һәм хәтта йолдыз ясарга булган. Кирәкле форманы фетрда ясап, бисерны энә ярдәмендә беркеттеләр. Кайбер балалар төрле төстәге бизәкләр алдылар, кемдер бер төскә тукталды. Эш күп көч таләп итсә дә, шактый озын булса да, барлык катнашучылар да инструктор һәм ата-аналар ярдәмендә брошканы ясадылар. Эшләнмәләр матур һәм куллану өчен яраклы булып чыкты.
Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле алты бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде.