«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт мастер-классы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен спорт мастер-классы узды. «Баскетбол элементлары белән хәрәкәтчән уеннар» дигән дәрес Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларына әзерлек кысаларында оештырылды.

Чара башында җиңелчә разминка үткәрелде. Аннары катнашучылар инструктор белән бергә баскетбол тубын алып бару, кабул итү һәм тапшыру техникаларын эшләделәр. Алган күнекмәләрне ныгыту өчен хәрәкәтчән уеннар үткәрелде.

Мастер-класс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм хәрәкәтләрнең тизлеген, җитезлеген һәм координациясен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International