ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бу хакта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Минем балачак – сугыш» бөтенроссия акциясенең еллык йомгаклау чарасы барышында игълан ителде. Акция кысаларында волонтерлар балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнарга ярдәм күрсәттеләр, аларның видео истәлекләрен яздырдылар, ветераннар белән меңләгән очрашулар уздырдылар.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Апас муниципаль районы предприятиесендә өлешчә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Агымдагы елның гыйнвар аеннан Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карый башладылар. Бу ел саен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә торган чара.

7 февральдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозулар кылу турында алты сигнал карта карап тикшерү кертелгән иде.

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина социаль хезмәт алучыларга һәм учреждение хезмәткәрләренә коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында лекция укыды.

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гөлназ Илдарханова һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч Алена Филаретова «Минем тәнем» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Чара «Балачак компасы» аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында социаль хезмәт алучылар йортларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Шулай итеп, 4 февраль көнне Менделеевск районында «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм 86 нчы янгын-коткару бүлеге хезмәткәре социаль хезмәт күрсәтелә торган гаиләләр йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.

6 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова балаларны юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу сәбәпләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан дәрес үткәрде.

2022 елның 3 февраленә республиканың медицина оешмаларына 4 569 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 1 574 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Эмоцияләр. Эмоцияләр белән идарә итү» дигән темага семинар узды. Чара эмоцияләр белән идарә итә белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International