Зәй районында янгынга каршы рейдлар үткәрелә

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Торак – 2022» янгын-профилактика операциясен үткәрү кысаларында 4 февральдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Әлеге чаралар «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм өлкән янгын сүндерүче Ленар Нәбиуллин тарафыннан үткәрелде.

Мондый сәфәрләрнең максаты – автоном төтен янгын хәбәр итүчеләренең булу-булмавын тикшерү, аларны урнаштыру, газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү, электр үткәргеченең торышын тикшерү.

Рейд барышында көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктажлар үткәрелде. Шулай ук ата-аналарга өйдә янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре турында искәрттеләр, куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр. Әңгәмә барышында эшче төркем хезмәткәрләре гражданнарга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр: нәрсә эшләргә һәм кая шалтыратырга. Барлык гаиләләргә мәгълүмати белешмәлекләр һәм листовкалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International