2 ноябрьдә HeadHunter хезмәткәрләр һәм эш эзләү сайттында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУдә хокукый озата бару бүлегенең баш белгече һәм бәяләү бүлеге башлыгы вакантлы эш урыннары урнаштырылды. Әмма оешманың вазифаи заты Казанның шәһәр, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә Вакантлы вазыйфалар һәм буш эш урыннары турында мәгълүмат бирү тәртибен бозып, мәшгульлек хезмәте органына тиешле мәгълүматларны җибәрмәгән.
1 февральдә Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ вазыйфаи затын РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар итте.
Шуңа бәйле рәвештә Министрлык чираттагы тапкыр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мәҗбүри рәвештә мәгълүмат бирергә кирәклеге турында искә төшерә.