7 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Венера Якупова «Туган як буйлап сәяхәт» циклыннан дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты. Дәреснең максаты патриотик хисләр тәрбияләү иде.
Тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы гербының тарихы белән таныштылар, сурәтләрнең һәм төсләрнең символик мәгънәгә ия булуын белделәр. Балалар картада кызыксыну белән Татарстан чикләре белән таныштылар, туган республикабыз турында видеоролик карадылар. Аннары дәрестә катнашучылар республика гимнын һәм танылган татар җырчысы С. Фәтхетдиновның «Мин яратам, сине, Татарстан!» җырын тыңладылар.
Соңыннан балалар республиканың төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы дигән нәтиҗә ясадылар.