«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре күркәм традицияне дәвам итәләр – юбилярларны туган көне белән котлыйлар.
4 февральдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны А.А. Григорьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга озак елларга ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм, бик күп ихлас теләкләр теләделәр.
А.А. Григорьева 1932 елның 4 февралендә туа. Хезмәт юлын ул мәктәпне тәмамлаганнан соң «Кызыл авыл» колхозына эшкә кергәч башлый. Аннан соң ул совет хуҗалыгында хисапчы булып эшли, почта йөртә, мәктәптә идән юа. Кияүгә чыгып бала тапканнан соң А.А. Григорьева Соколка мәктәбендә кладовщик булып эшли. Ул анда пенсиягә кадәр эшли.
Менә инде өч елдан артык өлкән яшьтәге кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә теркәлгән. Аңа социаль хезмәткәр Л.Б. Гаврилова һәрьяклап ярдәм күрсәтә.