Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уйнап үсәм» технологиясен тормышка ашыру кысаларында ковролинография кулланып дәресләр үткәрелә. Әлеге уеннар – универсаль пособиеләр, алар күп тапкырлар кулланыла.
Ковролинографта уеннар өчен кәгазь фоторәсемнәр, фетрдан яки башка уенчыклар кулланыла. Якты, матур материаллар балаларның игътибарын җәлеп итә, танып-белү процессларын формалаштыра. Бер уен ярдәмендә бала төс һәм формаларны өйрәнә ала, саннар һәм хәрефләр үзләштерә. Шулай ук бу кулларның вак моторикасын һәм күп кенә психик процессларны арттыра.
Шулай итеп, геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан тәрбияче Гүзәлия Гыйльфанова геометрик фигуралар кулланып дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар уйларга, иҗат итәргә өйрәнделәр, әйләнә-тирә мохит турында белемнәрен ныгыттылар.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, технология балаларның интеллектуаль, иҗади сәләтләрен, хәрәкәтләрне координацияләүне, гомуми һәм вак моториканы, күрү сәләтен һәм тактиль кабул итүне камилләштерә.