Минзәлә интернат-йортында иҗади дәрес үткәргәннәр

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучыларны традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштырды.

Пыяла яңа визуаль тәэсирләр һәм тактиль хисләр бүләк итә. Карамактагыларга рәсем ясау процессы ошый: гуашь бик йомшак, аны каләм белән дә, кул белән дә сыларга мөмкин, ул материалга сеңеп тиз арада кибә. Мондый эш өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен бик яхшы үстерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рәсем ясау эшчәнлеге социаль хезмәтләр алучыларга әйләнә-тирә дөнья турында үз күзаллауларын белдерергә мөмкинлек бирә, фантазияне үстерә, төс, форма турында белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Иҗади эшчәнлек барышында күзәтчелек камилләшә, сәнгать зәвыгы тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International