«Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы башланды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

«Татнефть» Хәйрия фонды «Игелек энергиясе» VII социаль инициативалар конкурсына гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Социаль инициативалар конкурсы халыкны актуаль җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү инструменты булып тора. 6 ел эчендә конкурсны уздыру барышында 473,4 млн сумлык 585 проект ярдәм алды.

Гаризалар 2022 елның 9 мартында 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Грантлар күләме: физик затлар өчен – 750 000 сумга кадәр, коммерциячел булмаган оешмалар өчен – 3 млн сумга кадәр.

Конкурста кемгә катнашырга мөмкин:

1. Гариза бирү көненә балигъ яшькә җиткән физик затлар;

2. Устав нигезендә конкурсның тиешле юнәлешләрендә эшчәнлекнең бер яки берничә төрен гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалар.

Конкурс 9 номинация буенча үткәрелә:

- Халыкның социаль яклангмаган катламнарын яклау,

- Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак,

- Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм,

- Фән, мәгариф һәм агарту эше,

- Мәдәният һәм сәнгать,

- Тарихи мирасны саклау,

- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау,

- Яшьләр проектлары,

- ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү.

Конкурс документлары белән танышырга һәм конкурска гариза бирергә түбәндәге сылтама буенча мөмкин: http://bf-tatneft.ru/fond/?3program&link=lnkGrant5#lnkEnergy.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International