Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 41 510 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 27,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (11,5 мең эш урыны);
- 25,7 % сәнәгатьтә (10,7 мең эш урыны);
- 10,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,5 мең эш урыны);
- 7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);
- 4,4 % транспортта (1,8 мең эш урыны);
- 1,4 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 0,4 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 22,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (9,3 мең эш урыны).
3 302 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.