Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен интегратив дәрес оештырдылар.
Чараны оештыручы – китапханәнең сәнгать бүлеге мөдире Наилә Гыйльметдинова. Дәрес программасы «Сугыш елларында сәнгать» темасына багышланган иде. Библиограф Диана Комарова сугыш чорында сәнгатьнең ролен ачучы презентация тәкъдим итте. Чарада катнашучылар фронт рәссамнары иҗаты, концерт бригадалары эше һәм хәрби артистлар иҗаты турында белделәр, сугыш елларының уникаль видеохроникасын карадылар.
Материалны менталь тайпылышлы кешеләр өчен яраклаштыру чараның төп аспекты булды.