«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә Өлкән буын көне узды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион бәйрәм узды. Чарага үзәкне ачучылар да килде. Беренче директор Илшат Усманов учреждение тормышыннан кызыклы хәлләр сөйләде, педагоглар кунаклар өчен кызыклы мастер-класслар әзерләделәр.

Бәйрәм өстәле артында ветераннар яшьлекләрен искә төшерделәр. Бу көн тагын бер кат искәртеп узганча, өлкәннәргә хөрмәт – ул традиция генә түгел, ә «Кояшкай» үзәгенең дус командасының бер өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International