30 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге үзенең беренче юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте.
Тантаналы концерт программасы бүлеккә йөрүчеләр чыгышыннан башланды. Программаның һәр номеры матур һәм истә калырлык иде.
Юбилейны бәйрәм итүгә социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре һәм туганнары җыелды. Кунаклар арасында шулай ук социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, Әлмәт районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, Инвалидлар җәмгыяте рәисе Розалия Локманова да бар иде.
Бәйрәмне оештыруда хәйриячеләр булышты.