Яр Чаллыда тернәкләнүчеләр өчен музыкаль-әдәби тренинг үткәрделәр

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Җырлар да сугышты» темасына музыкаль-әдәби тренингта булдылар. Чара Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләр алучыны, атказанган артист һәм халык уен кораллары оркестрының солисты, талантлы педагог Ильяс Камаловны үз иҗаты турында сөйләргә чакырды. Ул үз тормышындагы иҗади вакыйгалар, яраткан музыка кораллары, концерт чыгышлары, фестивальләр турында рәхәтләнеп сөйләде.

Шулай ук музыкаль-әдәби тренингта катнашучылар сугыш җырларын искә алдылар һәм җырладылар.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International