Казанда Даун синдромы булган балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

30 сентябрьдә «Диалог киңлеге: Даун синдромы булган балалардан баш тартуны профилактикалау һәм аларның гаиләләренә һөнәри ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм «Поиск» диагностика һәм консультация үзәге оештырды.

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә узды.

Дискуссиянең төп темасы Даун синдромы булган яңа туган балалардан баш тартуны булдырмау һәм аларның ата-аналарына комплекслы ярдәм системасын төзү мәсьәләләре булды. Түгәрәк өстәл эшендә «Апрель» үзәге белгечләре, шулай ук Казанның әйдәп баручы медиклары катнашты.

Чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдрееваның кереш сүзеннән башланды. Катнашучыларга мөрәҗәгатендә ул әлеге мәсьәләне хәл итүдә дәүләт структуралары, медицина бергәлеге һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар көчләрен берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Түгәрәк өстәл кысаларында экспертлар Даун синдромы булган бала туганда гаиләләр очраша торган проблемаларның киң спектры турында фикер алыштылар. Ата-аналарга мондый балаларны адаптацияләү, үстерү һәм социальләштерү мөмкинлекләре турында вакытында мәгълүмат җиткерү, шулай ук барлык этапларда да психологик ярдәм күрсәтү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Катнашучылар гаиләләр өчен бердәм мәгълүмати һәм ярдәм күрсәтү киңлеге булдыру баш тарту фаҗигасен булдырмаска гына түгел, ә Даун синдромы белән авыручы балаларга үзләренең потенциалын ачарга һәм җәмгыятькә тулысынча интеграцияләнергә ярдәм итә дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International