10 февраль көнне «Күңел» радиосында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары белән туры эфир узды. Туры эфирның темасы – Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект.
Лилия Шамил кызы Вәлиева тыңлаучыларга әлеге проектның өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерле булуын саклауга юнәлтелүе турында сөйләде. Социаль пакет озак вакытлы карау кысаларында бушлай бирелүгә аерым игътибар ясалды.
Спикер социаль пакетка керүче социаль хезмәтләрнең күләме турында аңлатма бирде. Шулай ук учреждение нигезендә тормышка ашырыла торган инновацион һәм стационар алыштыргыч технологияләр: «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Өлкән кешене тәрбиягә алу» һәм «Интеллект бозылулары, аутистик спектрның бозылулары булган, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәр затлар өчен көндезге тору бүлеге».
Эфир ахырында радио тыңлаучылары өчен «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге контактлары яңгырады.