Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.
Ведомство башлыгы социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты һәм приютта тәрбияләнүчеләр белән бик теләп аралашты.