«Веста» үзәгендә балигъ булмаганнар өчен профилактик дәрес оештырганнар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Төтен сере» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Чара балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, тәмәке тартмаучы яшьләрнең кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес «Тәмәке тартырга ярыймы, юкмы? Ни өчен Сез шулай уйлыйсыз?» дигән дискуссияән башланды. Аннары катнашучылар «Гомуми эш» Бөтенроссия проектының «Зәһәр төтен сере» мультфильмын карадылар. Мультфильм балаларда чын кызыксыну уятты, һәм алар актив фикер алыштылар.

Алынган белемнәрне ныгыту өчен дәрестә катнашучылар телдән тәмәкенең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләре турында кечкенә генә хикәя иҗат иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International