«Юлдаш» интернат-йортында йола курчаклары күргәзмәсе ачылды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен психологик йогынты һәм төрле халәтләрне коррекцияләүнең бер төре булып курчак терапиясе тора. Курчак аша карамактагылар үз хис-тойгыларын белдерү мөмкинлеге алалар, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерәләр, аларның психоэмоциональ халәте яхшыра, тормыш белән кызыксыну арта, бу актив озын гомерне сакларга ярдәм итә.

11 нче февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Курчакларның күңеле дә, йөзе дә бар бит» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә хезмәт буенча инструктор Ирина Баранованың 30 дан артык эше тәкъдим ителгән. Сандыкта йола курчакларын карарга була. Белгеч фикеренчә, каен тузын өстәү курчакларга рух бирә. Ирина Баранова һәр курчак турында аларның барлыкка килүенең гаҗәеп тарихы турында сөйләде.

«Һәр йола курчагына күп планлы мәгълүмат салынган. Кешене туганнан бирле озата барган курчак, аны саклаган, игелек һәм гаилә учагы символына әверелгән», – дип сөйли белгеч. Чара барышында социаль хезмәт алучылар үз кулларың белән ясалган курчаклар магик үзлекләргә ия булуларын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International