Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Ирина Вдовина виртуаль экскурсия үткәрде. Балалар мультипликацион кино студиясендә булдылар.
Мультипликация тарихына кыска экскурстан соң балалар анимация сүзенең нәрсә аңлатканын белделәр, мультипликаторларның заманча һөнәрләре белән таныштылар, үз рәсемнәрен гади ысул белән – блокнот битләрен тиз генә ачып-ябып җанландырдылар. Шулай ук балалар мультфильмның берничә төре булуын белделәр.
Анимация принцибын аңлап, балалар үз мультипликация студиясен булдырырга карар кылдылар.