«Ышаныч» үзәге тренеры «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча укулар уздырды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча укыту дәвам итә. Чараны озак вакыт карау системасы буенча региональ тренер, социаль эш буенча белгеч Р. С. Габдрахманова үткәрә.

Чираттагы укуда Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тыңлаучылар булды. Укуларның темасы – «Өлешчә яки тулысынча үз-үзеләренә хезмәт күрсәтү өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау. Озак вакыт карау хезмәтләрен өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм ярымстационар рәвешләрендә күрсәтү күнекмәләре, шул исәптән уңышлы халыкара практикалар белән танышу».

Укыту теоретик һәм практик өлештән торды. Белгеч кешенең урын өстендә куркынычсызлыгының гомуми кагыйдәләрен күрсәтте. Хезмәткәрләр тарафыннан барлык күрсәтелгән манипуляцияләр эшләнелде. Эш стажына карамастан, һәр хезмәткәр мондый тренингларның файдасын билгеләп үтте.

Дәресләрнең төп максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауда өстәмә белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, өлкән яшьтәге гражданнарда булган ресурсларны саклау һәм үстерү күнекмәләренә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International