Китапханә – өлкәннәр өчен яхшы кәеф чыганагы

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелә. Бүген караучы Татьяна Кожевникова карамактагыларга китап укыды. Аның сүзләренә караганда, китап стресстан һәм тискәре эмоцияләрдән арынуның иң яхшы ысулы булып тора.

Кеше тормышында китапханә терапиясенең роле үсеш белән генә чикләнми. Уку өлкәннәргә тынычланырга, эмоциональ фонны нормальләштерергә ярдәм итә. Уку вакытында социаль хезмәтләр алучыларның төрле хис-кичерешләре ачыла. Өлкән яшьтә яшәргә һәм тормыштан ләззәт алырга этәрүче әсәрләрне уку файдалы. Китаплар уңай хис-кичерешләр уята, рухландыра, пенсиядә тормыш туктамавын аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International