«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗат потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.
Уен терапиясе – өлкәннәр белән эшләүдә иң популяр юнәлешләрнең берсе. Социаль хезмәт алучыларда шашка, домино һәм лото кебек өстәл уеннары зур кызыксыну уята.
Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч И.Р. Шәрипова өйдә торып социаль хезмәт алучылар белән уен терапиясе буенча дәрес үткәрде. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай эмоцияләр туплап, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерделәр.
Чараны оештыручы фикеренчә, уен терапиясе кәефне яхшырта, баш миенең эшен активлаштыруга ярдәм итә һәм социаль хезмәтләр алучыларның психологик халәтенә бик уңай йогынты ясый.