«Демография» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында гражданнар өчен мәгълүмати чара узды. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече авыр тормыш хәлен җиңүдә гаиләләргә ярдәм итү формасы буларак социаль контракт турында сөйләде.
Лиана Габидуллина социаль контрактның нинди юнәлешләр буенча төзелүе, аны рәсмиләштерү өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеге турында аңлатмалар бирде. Шулай ук ул гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу өчен нинди документлар кирәклеге, алынган акчалар нәрсәгә тотылырга тиешлеге турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар алган мәгълүмат турында фикер алыштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.