Ретротерапия: ни өчен өлкәннәр өчен истәлекләр мөһим

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Өлкәннәр белән эшләүнең перспективалы алымнарының берсе – үз тормыш ресурсларыннан файдалану, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Хатирәләр терапиясе, яки ретротерапия – ул үз тормышлыңның әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә торган өлкән кешеләр белән социаль эш алымы.

Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр тарафыннан «Хатирәләр терапиясе» технологиясе уңышлы кулланыла. Технологиянең максаты – өлкән кеше тормышын эмоциональ яктан баету.

Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Линда Ивановна хезмәт һәм тыл ветераны Маргарита Семеновнага барып кайтты. Маргарита Семеновна үзенең тормыш юлы турында сөйләде, балачак һәм яшьлек чорларының иң якты һәм шатлыклы мизгелләрен билгеләп үтте. Хикәяләр шәхси фотографияләр һәм открыткалар карау белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International