«Веста» үзәге психологы ата-аналар белән төркемле дәрес үткәрде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

«Социаль актив» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә баланың читләшү дәрәҗәсе» методикасы буенча төркем психиагностикасы үткәрде. Чара 17 нче социаль участокта узды. Очрашуның максаты – проектта катнашучыларның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү.

Күп кенә ата-аналар үз баласының яшь яки темпераменты үзенчәлекләрен күрергә теләми. Аның шәхси җавапсызлыгы турында әйтеп, алар баланы үз күзләрендә шәхси сыйфатларыннан һәм үзенчәлекләреннән мәхрүм итә. Шуннан мөнәсәбәтләрдә проблемалар килеп чыга да инде. «Гаиләдә баланың читләшү дәрәҗәсе шкаласы» методикасын кулланып, психолог мөнәсәбәтләрдә кайчан төзәтмәләр кертергә кирәк, ә кайчан лояль карарга кирәк, әлеге сорауларга җавап эзләде.

Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең 75%ы үз баласының теге яки бу сыйфатларын кабул итми, бары 5%ы гына үз баласына ышана һәм аны кабул итә.

Ата-ана – бала мөнәсәбәтләрендә яңа, аңлы дәрәҗәгә күчү өчен психолог катнашучыларга Гюнтер Хорнның «Гаилә псикретлары» уенында катнашырга тәкъдим итте. Әниләр аларга туры килә торган уен карточкаларын гадел сайларга тырышты. Уен ахырында сайлап алынган фразалар ярдәмендә барлык катнашучылар да үзләре өчен алдагы очрашуларда эшләп бетерергә кирәк булган проблемаларны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International