Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү буенча укыту-тренировка эвакуациясе узды.
Шартлы янгын мунча-кер юу комплексының беренче катында булды. Чын янгын чыккан очракта кешеләр төтеннән тончыгып үлергә мөмкин, ә ут беренче каттан икенче катка күчәргә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә гадәттән тыш хәлдә югалып калмаска кирәк. Куркыныч зонадан тиз эвакуацияләнү – ул янгын вакытында барлыкка килергә мөмкин булган корбаннарны коткару ысулы.
Уку эвакуациясе оешкан төстә узды, шартлы янгын турында хәбәр билгеләнгән срокларда килде.