«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Тормыш буенча компьютер белән» дигән дәрес узды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Тормыш буенча компьютер белән» программасы буенча чара үткәрделәр. Ул Интернет аша төрле дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлекләре турында күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Чара башында белгеч һәм тернәкләнүчеләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен электрон формада алу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын раслау, Сovid-19дан вакцинация сертификатын табу кебек хезмәтләр күрсәтелде. Аннары катнашучылар дәүләт хезмәтләрен Интернет аша алганда электрон хөкүмәт сервисларын ничек дөрес кулланырга кирәклеген белделәр.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International